«Җир йөзендәге барлык балалар нәрсә турында хыяллана?»: балачак бәйрәме (0+)

Җәйнең беренче көнендә Халыкара бәйрәм – Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу балалар өчен күңелле һәм шатлыклы бәйрәм генә түгел, ә ата-аналарга балаларыбызның мәхәббәт, даими кайгырту һәм яклауга мохтаҗ булуы турында тагын бер кат искә төшерү дә. Алар үсеп җиткәч балачаклары турында бары тик елмаю һәм наз белән искә алсыннар иде. 

Праздник
14 ф. День защиты детей 4
14 ф. День защиты детей 1
14 ф. День защиты детей 3
14 ф. День защиты детей 2
14 ф. День защиты детей
14 ф. День защиты детей 5

Бу көнне 48 нче микрорайон балалары өчен 14 нче санлы китапханә «Җир йөзендәге барлык балалар нәрсә турында хыяллана?» дигән балачак бәйрәме уздырды. Чара башында алып баручылар балаларны җәй башлану һәм каникуллар белән котлады. Җәй турында күңелле табышмакларны чишәргә тәкъдим иттеләр. Бәйрәмгә кунакка Убырлы Карчык килде. Аның белән бергә балалар уеннарда, гадәти булмаган «Күңелле себерке», «Себеркегә утырып очабыз, агач төпләренә орынмыйбыз», «А, ну-ка!» эстафеталарында катнаштылар.

Чара «Без кечкенә балалар» дигән чып-чын бию флешмобы белән дәвам итте. Балалар дус-тату һәм күңелле итеп дуслары компаниясендә дәртле көйләргә биеде! Яшь китап сөючеләр күтәренке җәйге кәеф туплады. 

Чара азагында балалар өчен «Күңелле күбәләкләр» мастер-классы үтте, анда аларның һәрберсе кабатланмас күбәләкләр ясый алды. Бәйрәм онытылмас һәм күңелле узды. Саубуллашканда исә шаян Убырлы Карчык барысын да тәмле конфетлар белән сыйлады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: